СИХЕРДӘН ҺӘМ БОЗЫМНАН ДОГА! СТЕНАҢА АЛ! ❤❤❤ Бозыклык дигән сүз Исламда сихер дигәнне аңлата. Ягъни кемдер җеннәр ярдәмендә кемгәдер зарар китерә дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә кешеләр авыр чирләр белән интегә, якыннарын югалта, гаиләләр таркала. Сихер – хәрам кылынган һәм көферлеккә илтә торган эшләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Бакара” сүрәсендә “Шайтаннар кяфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте”, - дип әйткән Бозыклык тигән кешенең хәлен җиңеләйтү өчен махсус чаралары һәм догалары бар. Беренчедән, “Аятел-Көрси” аятен уку. Ул Коръәндәге иң бөек аять, шуңа күрә аны һәр фарыз намаздан соң һәм йокы алдыннан укырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: “Йокларга ятканда Аятел-Көрсине укыган кеше өстендә төне буе Аллаһының әмере буенча килгән сакчы булачак, иртә җиткәнче шайтан аңа якын килә алмас. Моннан тыш даими рәвештә “Аятөл-Көрси”не укуны гадәткә керткән кешене җәннәттән үлем генә аерып торыр икән. Икенчедән, “Ихлас”, “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен шулай ук һәр фарыз намаздан соң, йокы алдыннан, иртән һәм кичен 3әр мәртәбә уку киңәш ителә. Пәйгамбәребез с.г.в. тагын бер хәдисендә үзенең бер сәхабәсенә: ”Әгәр дә син иртә һәм кич 3 мәртәбә “Көлхуаллаһ”, “Фәлак” һәм “Нәс” сурәләрен укый торган булсаң, көн дәверендә шайтанның төрле начарлыгыннан азат булырсың” дип әйткән. Өченчедән, тагын бер кыска гына догасы бар, ул шулай укыла: ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺУ ВӘХДӘҺҮ ЛӘӘ ШӘРИКӘЛӘҺ. ЛӘҺУЛЬ МУЛЬКУ ВӘ ЛӘҺҮЛЬ ХӘМДЕ ВӘ ҺУВӘ ГАЛӘ КУЛЛИ ШӘЙИН КАДЫИЙР. Әлеге доганың мәгънәсе “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, син генә бөек кодрәт иясе” дигәнне аңлата

Теги других блогов: Ислам сихер бозыклык